Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз битендә Казан хосписы турында ролик урнаштырды.
«Бу авыр, әмма бу хакта белергә кирәк», – дип язган республика җитәкчесе видео астына. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстанлыларга Казанда балалар хосписын булдыру тарихы яхшы билгеле. Владимир Вавиловка күп сынаулар узарга туры килә — якыннарын югалткач, ул үз тормышын авыру кешеләргә ярдәм итүгә багышларга була. Һәм хоспис булдыра.
«Хоспис — ул үлем турында түгел, ә ахырга кадәр лаеклы тормыш турында», – дип аңлатты хоспис фәлсәфәсен Вавилов.
Проект хосусый-дәүләт партнерлыгы буларак тормышка ашырыла. Димәк, аны тормышка ашыруда дәүләт, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.
Фондка теләсә нинди ярдәм мөһим. Акча да — хәзер икенче хоспис төзелә, шуңа күрә һәр тиен кадерле, мораль яктан да — «авыртусыз йорт»ка волонтерлар, клоуннар, артистлар килә.
Казан хосписында үлем диагнозы булган кешеләргә ярдәм итүнең иң мөһиме — кайгыртучанлык һәм кешелеклелек. Шуңа күрә «авыртусыз йорт»ка гадәти кешеләр ярдәм итүе бик мөһим.
Хосписка ничек ярдәм итәргә икәнен социаль челтәрләрдә һәм аның сайтында белергә була.
Чыганак: «Татар-информ» ; фото: видеодан скриншот
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев