Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

«Әниле булуыбызга Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлебез»

Нәзирә Әхмәдиева бу атнада бик күп кунаклар кабул итте. Тыл ветераны үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды.

Якыннары котлавына район, җирле җитәкчеләрнең дә ихлас теләкләре кушылды. Туган көн уңаеннан төп нигездә коръән ашы да уздырылды.

90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган Нәзирә Әхмәдиева Көшкәтбаш авылында дөньяга килә.

– Әти-әнием олы яшьтә булгач, дүртенче класска кадәр генә укыдым, аннан соң колхоз эшенә чыктым. Шаян һәм кабатланмас балачагымны колхоз эше алыштырды. Абыем сугышка китте, ике апамны хәрби заводка эшкә җибәрделәр, – дип искә ала ул балачагын.

Хатирәләрне барласаң, шактый авырлыклар аша узарга туры килә аңа. Лаеш урманын кисүләр үзе генә дә ни тора. «Яшь булсак та, колхозда җибәрерлек кеше булмагач, безне Лаеш урманы кисәргә җибәрделәр. Эш җиңелләрдән түгел иде. Ачлы-туклы, суыкта эшләдек, землянкаларда тордык», дип сөйли Нәзирә апа.

1956 елда авылдашы Мияссарга тормышка чыга. Ул чакта төп нигездә гаилә башлыгының апасы һәм аның кызы да яши торган була әле. Нәзирә апа игелекле килен хезмәте күрсәтеп яши. Бер-бер артлы гаилә сөенечләрен арттырып, Фәризәбану, Мәгъдүдә, Фәния, Мәлик дөньяга аваз сала.

– Хәтерлим әле, без сабый чакта күршеләребездә дә җидешәр бала үстергән абый-апалар яшәде. Әмма аларның әниләре колхоз эшенә чыкмады, өйдә тора иде. Ә безнең әни балаларым ач булмасын дип көнне-төнгә ялгап ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйды. Әнинең ял көннәрен бик сагынып көтеп ала идем. Шунысы бик истә калган, ул көн йә яңгырлы, йә буранлы була, әмма ул көн минем өчен иң бәхетлесе, чөнки әни андый көннәрдә безне коймаклар белән сыйлый иде, – дип искә ала балачагы турында олы кызы Фәризәбану апа. – Инде үзебез олы яшьтә булсак та, әниле булуыбызга Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлебез. Елларга тынычлык биреп, әле озак еллар әниле булып яшәргә язсын. Төп нигезебезнең кояшы булып, балаларны, оныкларны берләштереп яшәүче әниебезгә бәрәкәтле гомер, матур картлык телибез.

Нәзирә апа балаларын тәрбияле, инсафлы, кешелекле булыгыз, дип тәрбияли. Шөкер, ул-кызлары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Һәрберсе тормышта үз юлларын, үз парларын табып, матур итеп гомер итәләр. «Әниебезнең хәер-фатыйхасы белән яшәгәнгә күрә тормышларыбыз бөтен, мул. Барысы өчен дә зур рәхмәт аңа», ди балалары.

Нәзирә апаның тормышы күпләр өчен үрнәк булырлык. Сабыр, олы йөрәкле  бу апаның бүгенге тормышы балачагында, яшьлегендә күргән михнәт-газапларның әҗер-савабы. Аны күркәм юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, җирлек башлыгы Азат Хөснетдинов, «Уңыш» җәмгыяте идарәчесе Надир Мөхәммәдиев та моның шулай икәнен ассызыклап үтте һәм юбилярга олы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерде. Нәзирә Әхмәдиевага РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Наил Нургаязович Нәзирә апага  чәчәк бәйләме тапшырып, иңнәренә ак мамыкшәл бөркәндергәч, юбилярның күңеле тулды:

– Мине зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын, һәрбарчагыз тигезлек белән яшәгез, борчу-хәсрәтләр күрмәгез, илләр, еллар тыныч булсын, – дип изге теләкләрен ирештерде төп нигездә улы Мәлик, килене Гөлнур, балдан татлы оныклары тәрбиясендә яшәүче юбиляр.

Амин шулай булсын. Бәрәкәтле гомер, матур картлык телибез сезгә дә Нәзирә апа. Әле озак еллар кадерле әни, яраткан әби булып яшәргә язсын үзегезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей 90 яшь