Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Ашыгыч нәтиҗәләр ясамыйк

Соңгы вакытта “Наско” иминият компаниясенә бәйле төрле сүзләр ишетергә туры килде. Әлеге компания бетә икән, дип әйтүчеләр дә булды. Чыннан да шулаймы, әллә инде уйдырма гынамы?

Бу уңайдан “НАСКО” иминият компаниясенең Балтач районындагы филиалы җитәкчесе Азат Дияз улы Надыршин белән сөйләшеп алдык. Азат Диязович белән булган интервьюны газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

– Азат Диязович, “Хезмәт” газетасын һәм сайтын укучыларыбыз арасында “НАСКО” иминият компаниясендә транспорт чараларын, мал-мөлкәтен, якыннарын иминиятләштерүчеләр күп. Дөрестән дә, соңгы вакытта борчылып безгә мөрәҗәгать итә башладылар. “НАСКО” бетә икән дигән сүз дөресме?

– Бу берничек тә дөреслеккә туры килми, әлбәттә, ул ашыгыч рәвештә нәтиҗә ясарга яратучылар сүзе. Әйе, компания 2017 елда җитди үзгәрешләр кичерде. Иминият компанияләре шәхси акционерларныкы, “НАСКО” компаниясе дә башта Татарстан акционерлары кулында булса, ә менә узган елның, ягъни 2017 елның сентябреннән компания белән Мәскәү шәхси акционерлары җитәкчелек итә. Шуның нәтиҗәсендә компания яңа программага күчте. Әлбәттә, мондый үзгәреш үзен сиздерми калмады. Түләүләр белән азрак тоткарлык туып алды, әмма бу мәсьәлә тиз арада җайга салынды. Яңа акционерлар компаниягә күләмле финанс ярдәмнәре дә күрсәттеләр.

– Алга таба ничек булачак?

– Компанияне үстерү буенча зур бурычлар куелды. Быел, 2018 елда Рәсәйнең күп төбәкләрендә яңа филиаллар ачу күздә тотыла, һәм барлык күрсәткечләр 2 тапкырга үсәргә тиеш дип көтелә. Әйтергә кирәк, 2017 елга “НАСКО”ның Россия буенча 100дән артык филиалы иминият базарында эшләп килә иде инде. Бу үсеш “НАСКО” бренды астына башка иминият компанияләрен дә сатып алуга кагыла, алар бик зур дәрәҗәгә ия иминият компанияләре – “Югория”, “Ангара”. Бу киләчәктә “НАСКО” компаниясенең эре иминият компаниясе булачагы турында сөйли. “НАСКО” әлегә кадәр Идел буе эре компаниясе булса, хәзер исә федераль дәрәҗәдәге 10-20 компания арасына керергә исәпли.

– Мондый үзгәрешләр “НАСКО” компаниясе клиентларына нәрсә бирә соң?

– Без хәзер иминият продукцияләре җыелмасын арттырдык. Дөрес, ул элек тә аз түгел иде. Әмма кечкенә һәм эре компания мөмкинлекләре арасындагы аерма икесе ике нәрсә. Сервисны яхшыртуга зур игътибар юнәлтәчәкбез. Иминиятләштерүчеләр белән тыгыз элемтә сыйфатлы булырга, чыгымнар да сыйфатлы хәл ителергә тиеш.

– Азат Диязович, соңгы елларда районда янгын очраклары, табигать бәла-казалары шактый күзәтелде, килгән зыянга түләүләр ничек булды?

– Мәсәлән, 2017 елда булган янгыннардан, табигать бәла-казаларыннан, сәламәтлеккә килгән зыянны каплау, юл иминлеге очраклары буенча Балтач филиалы буенча 7 миллион 738 мең 912 сум акча түләнде. Зыян күргән кешегә вакытның һәр минуты кадерле, шуңа күрә иминиятләнгән сумманы тиз арада, кыска вакыт аралыгында халыкка җиткерү – безнең алда зур бурыч булып тора. Иминият акчасын алган һәр клиент эшчәнлегебездән канәгать дип беләм.

– Азат Диязович, өйдән-өйгә йөреп арзанлы полислар да тәкъдим итүчеләр бар. Сер түгел, бер компания икенчесен яманлый. Бу фактларны ничек аңлатыр идегез?

– Бик арзанга, 50 процент ташлама бирәбез дигән иминият агентларына баш белән уйлап, сак карарга кирәк. Шулай сөйләп йөргән иминият компаниясе берәр хәвеф-хәтәр булганда акчасын түләргә уйламый, ул барлык бәла-каза төреннән дә иминиятләштерелмәгән булырга мөмкин. Без һәм безнең белгечләребез һәр җыелыш саен үзебезнең агентларны көндәшләребезне хөрмәт итәргә, алар турында тискәре фикерләр белдермәскә өндибез. Безнең Балтач филиалы Арча территориаль идарәсенә карый. Идарә карамагына 7 филиал керә: Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә, Нократ Аланы. Арча территориаль идарәсе Россия буенча 20 территориаль идарә арасында иң яхшыларының берсе. Күптән түгел Арча идарәсендә “НАСКО” иминият компаниясенең үсеш буенча директоры Сергей Меркулов булып китте. Очрашуда филиал директорларының һәммәсе дә катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, киләчәккә эш планнары белән таныштылар. Сергй Владиславович та ”НАСКО” иминият компаниясен Россиядә иң көчлеләр рәтенә кертәбез дип ышандырып китте.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. “НАСКО” компаниясенең гомерле булуын теләп калабыз. Эшегездә зур уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наско