Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

КФХ ”Нутфуллина” райондашларга хәләл ризыклар тәкъдим итә

Ә анда!.. Махсус савытларга салынган пилмәннәр, кишере дә, тәмләткечләре дә шунда ук, кайнар суга сал да пешереп ал, телләреңне йотарлык... Яңа өлгергән йомшак, яшел кәбестәләрдән голубцылар...

Шулай бервакыт йөгереп кенә чираттагы бер кибеткә керергә туры килде, тиз генә пешереп ашый торган ризык бирегезче, сыйфатлы да булсын, тәмле дә, кушылмалы кирәкми, дим. Башка вакытта аптырап калалар иде, кушылмасыз әйбер бармыни хәзер дип, бу юлы шундук, савытка матур итеп тезелгән ит котлетлары алып килделәр, “составында ит кенә, инде хәйран саттык, күп калмады”, диләр. Шунда ук мантый да, хинкали да тәкъдим иттеләр. Бу кибеткә эзне суытмый гына, барысыннан да диярлек авыз итеп чыктым. Үзем барында ук, Салавыч котлетлары килдеме, мантые бармы әле, дип, сорап керүчеләр күп булды. Моңарчы Салавыч ипие генә сорауда иде, хәзер ит ризыклары да хәзерли башлаганнар, күрәсең дим. Әлеге кызыксынуым Иске Салавыч авылына –“Айдат” җәмгыяте белән янәшә урнашкан, әлерәк кенә оешкан КФХ ”Нутфуллина”га алып килде.

Ә анда!.. Махсус савытларга салынган пилмәннәр, кишере дә, тәмләткечләре дә шунда ук, кайнар суга сал да пешереп ал, телләреңне йотарлык... Яңа өлгергән йомшак, яшел кәбестәләрдән голубцылар... Үзе бер осталык белән бөгелгән, барысы да бертигез мантыйлар... Савытларында “мине ал да, мине ал”, дип кызыктырып тәгәрәшеп яткан фрикаделькалар... Язгы кызу эш өсте вакытында тиз генә аш-су әзерләргә менә дигән ризыклар. Хәзер бит безнең халык аш белән бәрәңгегә генә риза түгел, гел төрләндереп торырга кирәк, вакыты бармы-юкмы, анысы исәпкә керми. Ә ашаганда чын иттән пешерелгән ризыклар гына ашыйсы килә, ите күп булуын да телибез әле.

– Бездә малны ит беткәннән - беткәнгә чалып кына торалар, – ди җәмгыять директоры Регина Нотфуллина.– Итне үзебезнең кешеләр эшкәртә, бар да күзәтүдә, ә ярымфабрикатлар ясау этабына җиткәчтен, үзебез әзерлибез. Ризыкларга бернинди дә кушылмалар салмыйбыз, тоз, борыч та – бетте-китте. Ярымфабрикатлар дигәч, сатып алучы куркып кала, имеш , кушылмалы әйбер. Ләкин КФХ ”Нутфуллина” да ризыклар экологик яктан чиста продукциядән хәзерләнә, ингредиентларны сәүдә үзәкләреннән үзем сайлап алам, сатып алучыга бары тик яңа, сыйфатлы, тәмле продукция генә тәкъдим итү яклы мин. «Хәләл” продукция җитештерүгә, гомумән, сертификатларыбыз һәр юнәлештә дә бар,

Мантый белән голубцыга ихтыяҗ бик зур, гадәти ашауга да, туйлар-мәҗлесләргә дип тә тартма-тартма ясатып алып китәләр икән.

Регина яшь директор, шуңа да аның җитештерүгә карашы заманча, гел яңалыкка омтылу юлларын эзләүдән гыйбарәт, үзгә зәвыгы бар, җитештергән продукцияне халыкка тәкъдим итү әдәбенә, тауарның йөзенә, чисталыкка, пөхтәлеккә игътибары зур. Моңарчы икмәк һәм кулинария ризыклары гына әзерләүдән җаваплы һәм дә вакытында үз кулланучысын табарга тиешле ит ризыклары җитештерүгә күчүләре тәвәкәллекләрен, минутларны да исәпли белүләрен күрсәтә.

– Безнең һәм дә җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләрнең максаты – финанс якны гына кайгыртудан гыйбарәт түгел, – ди Регина ханым. – Күреп торасыз, төрле сыйфатсыз, сәламәтлеккә зыянлы ризыклар җәмгыятебезне биләде, куркныч чирләр калкып чыкты. Хәзер кулланучы елдан ел-ел туклану әдәбенә игътибарны ныграк юнәлтә, чын, чиста ризыклар белән генә туклану яклы. Шуңа да максатыбыз кулланучының ихтыяҗын кайгыртып, сәламәтлегенә зыян китерми торган табигый ризыклар җитештерү. Икмәкне дә хәзер чүпрәсез, аерым бер технология белән пешерәбез, “Бородинский” ипиен җитештерүгә керттек. Бездәге камыр ризыклары да бары тик чиста йомыркадан гына әзерләнә, порошоклар, камыр яхшырткычлар, күперткечләр кушылмый.

“Башта без әлеге ярымфабрикатларны үзебез өчен генә ясап карадык, шул үзебездән үк сорау-ихтыяҗ барлыкка килде, –дип сүзгә кушыла баш технолог Альбина ханым. – Хәзер менә сораучылар күбәйде, ризыкларыбызны кибетләрдән яратып сатып алалар һәм без моңа бик шат, димәк, тырышлыклар бушка түгел, халык файдасына”.

Хөрмәтле райондашлар! КФХ “Нутфуллина” һәм “Айдат”җәмгыяте барлык район халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы тели һәм үзендә җитештерелгән «Хәләл” ризыклар тәкъдим итә. Пилмән, мантый, котлет, хинкали, голубцы – болар һәммәбезнең дә яраткан, үз иткән ризыклары. Үзебез әзерләп вакыт әрәм итмик, биредә җитештерелгән ит ризыкларын алырга ашыгыйк!

Шулай ук табадан гына төшкән кайнар икмәк, камыр ризыклары да сезне көтә. Бәяләре үтемле, җитештерүчеләре ягымлы, ризыклары тәмле! Сәүдә нокталарыннан КФХ “Нутфуллина” һәм “Айдат”ризыкларын сорагыз! Шулай ук җитештерүчеләр белән элемтәгә керү өчен телефон: 8(84368) 3-05-74, +7(987)066-73-88

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КФХ Нутфуллина