Хезмәт

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Язның тәүге көне белән сезне!

Ямьле язларга килеп керүгә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә - дөньядагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнә башлыйбыз.

“Хезмәт” редакциясе дә хәзерлектән читтә калмый, үзенең укучыларына Инстаграм сәхифәсендә ташламалы* котлаулар тәкъдим итә.

Әйдәгез әле, мөхтәрәм әбиләребезне, кадерле әниләребезне, сөйкемле кыз туганнарыбызны, яраткан хатыннарыбызны, сөйгән ярларыбызны, газиз кыз балаларыбызны, гомумән, барлык-барлык ханым-туташларны чын йөрәктән 8 март бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләр юллыйк.

Сездән җылы эчтәлектәге котлаулар көтеп калабыз, үзебез язарга ярдәм итәргә дә әзербез! Коллектив исеменнән бирелгән котлауларга да шат булачакбыз. Бер җылы сүз - җан азыгы, күңел рухы, яшәү дәрте. Дәрт-дәрманнар белән яшәтик кадерле кешеләребезне!

Сездән бәйрәм котлаулары, бәйрәм сәламнәре көтәбез, кадерле укучыларыбыз! Инстаграмдагы һәр котлауга 20 процент ташлама каралган!!!

*Акцияне "Татмедиа" ААҖ "Хезмәт" газетасы редакциясе тәкъдим итә.

Акция срогы: 1.03.2021ел - 8.03.2021ел.

Реклама 6+

Фото: pixabay.com/ru

 

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: