Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Яңа ел утлары балкый “БӘХЕТ” кибетләрендә

Балтач бистәсендә һәм дә Карадуган, Чепья, Норма зоналарында эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтованың “БӘХЕТ” кибетләр челтәрендәге Яңа ел алды яңалыклары бәйрәм рухын арттыра.

КИШТӘ ТУЛЫ – КҮЧТӘНӘЧ

Инде менә декабрь башларында ук “БӘХЕТ” кибетләр челтәре үзенең киштәләрен Яңа ел бүләкләре, Кыш бабай күчтәнәчләре белән тутырды. Төрле бәядә – кулланучы мөмкинлекләрен күздә тотып тутырылган күчтәнәчләрне һәркем көн дәверендә сатып ала. Үзегезгә ошаганча әзерләү мөмкинлеге дә бар. Күпләп заказ биргән очракта ташламалар да каралган. Заявкалар бирергә соңга кала күрмәгез! Күңелләргә хуш килгән тагын бер яңалык – “БӘХЕТ” кибетләр челтәре кулланучыларга балалар өчен тәм-томнар бәйләме тәкъдим итә. Конфет-прәннек ише баллы ризыклардан торган букетлар үзегезнең яисә якыннарыгызның балаларына, туган көннәрендә искитмәле бүләк булачак! Килегез, күрегез, “БӘХЕТ” кибетләрендәге Кыш бабай күчтәнәчләренең тәмлелеген белегез!

“БОРЧЫЛМАГЫЗ! БАР ДА ӘЗЕР!”

Бүгеннән үк Балтач ханымнарына һәм дә туташларына  Яңа ел алдыннан “Борчылмагыз, бар да әзер!” дигән девиз белән яшәргә киңәш итәбез! Чөнки эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтованың бердәм командасы сезнең ихтыяҗларны  кайгыртып, үзенең сәүдә челтәрләренә  янәдән яңалык кертте. Гимназия тукталышы янындагы “БӘХЕТ” кибетенең җыйнак кына бер почмагында уңайлы шартларда кафе ачып җибәрде. Кибеткә килеп керүгә үк әле генә табадан төшкән өчпочмак, вак бәлеш һәм башка камыр ризыкларының исе борыннарны кытыклый, шунда ук  шаурма әзерләнә, мини-мичтә тавык кыза. Кайнар ризык, тәмле чәй  белән рәхәтләнеп сыйлан!

Алдан-ала да заказ биреп куя аласың. Салатлардан башлап бөтен төр ризыкларга да заказлар кабул ителә. Хезмәт коллективлары белән Яңа ел  бәйрәмнәре үткәргәндә,  Яңа елны каршылаганда өстәлләрегез тулып торсын дисәгез, бүгеннән үк “БӘХЕТ” кафеларына заявкалар бирә башлагыз! 

Бистә үзәгендәге универмагта урнашкан, тәмле ризыклары белән инде танылырга өлгергән кафеда да заявкалар бирергә була. Заказ-заявкаларны шулай ук кибетләрдә дә калдыра аласыз. Чепьядагы “БӘХЕТ” кибетендә эшләп килүче кафе-почмак кайнар ризыклар белән сыйланырга, заявкалар бирергә үзенә дәшә. Менә дигән мөмкинлек! Ничек җитешергә микән дип баш ватмагыз, вакытыгызны янга калдырыгыз да, акыллы карар кабул итеп, Европача яшәп карагыз! Бәйрәм, мәҗлес табыннарына ризыкларны “БӘХЕТ” кафеларыннан алыгыз! Нәкъ өйдә пешкәнчә бик тәмле, туклыклы, хәләл! Никахларга, туйларга казлар каклатырга-бизәргә кирәк икән, пирог-икмәк пешертәсегез киләме, “БӘХЕТ”кибет-кафеларына рәхим итегез! Бар да сез теләгәнчә, сез кушканча булачак!

ИГЪТИБАР БИРМИ ҮТМӘ...

“Бәхет” кибетләр челтәренең игъланнарына игътибар бирми үтсәң, шәп акцияләрдән коры каласыңны көт тә тор! Һәр сәүдә ноктасында да акцияләр даими булып тора. Ташламадан коры калма, “Бәхет” кибетләрен читләп үтмә! Һәр яңалык кулланучы – сатып алучы өчен ихластан эшләнә!

Телефоннар: 2-64-64, 2-65-65, 2-43-31 (Балтач), 3-18-98 (Норма), 3-42-12 (Чепья).

 

 

 

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “БӘХЕТ” кибетләр челтәре