Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кышкы хәлсезлекне ничек җиңәргә?

Салкын вакытта организмга нинди витаминнар һәм минераллар аеруча кирәк? Табиб киңәшенә колак салыгыз.

Танылган табиб-диетолог Марият Мухина елның салкын вакытында организмга аеруча кирәк булган витаминнар һәм минераллар турында хәбәр итә.

Кышкы айларда кешегә кояш нурлары йогынтысында җитештерелә торган D витамины бик кирәк. Кышын кояшлы көннәр сирәк булу сәбәпле, махсус препаратлар куллану бик мөһим. D витамины сөт продукциясендә, йомыркада, сөләйман (лосось) һәм тунец балыкларында бар.

Шулай ук, ноябрьдән мартка кадәр еш кына В төркеме витаминнары дефициты күзәтелә. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышучы витаминнар булып тора. В витамины бөртеклеләрдә, яшел тәмләткечләрдә, авокадода, чүпрәдә һәм шпинатта аеруча күп.

Кыш көне, шулай ук, организмда тимернең җитәрлек булуы бик мөһим, ул кан тамырларын һәм йөрәкне сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә.

Салкын вакытта омега-3 майлы кислоталары арыганлык һәм начар кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, алар майлы диңгез балыкларында һәм чикләвектә күп.
 

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек витаминнар