Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала.
Баш авыртуны басучы 6 ризык:
— Баш күп очракта организмга су җитмәү аркасында авырта. Шуңа күрә көн дәвамында чиста су эчүне гадәткә кертегез.
— Магний кан тамырларын йомшарта, шул рәвешле баш авыртуны да кисәтә. Шуңа күрә составында магний күп булган (көнбагыш, кабак төше, диңгез кәбестәсе, авокадо һ.б.) ризыкларга өстенлек бирегез.
— Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала. Баш авырту кан басымының үзгәрүенә бәйле булса бигрәк тә.
— Имбир ялкынсынуга каршы һәм анитигистамин үзлекләре ярдәмендә баш авыртуны баса ала. Аны кушып чәй пешерергә, маринадланган имбир ашап куярга була.
— Икенче икмәк — бәрәңгедә калий күп. Ул, үз чиратында, шулай ук баш авыртуны баса. Бер үк вакытта бәрәңге организмны сусызланудан да саклый.
— Майлы балык та файдалы. Ашау белән ашау арасында тәнәфес зур булса, кайбер кешеләрнең башы авырта башлый. Майлы балыктагы файдалы кислоталар исә мондый «ачлык авыртулары»н булдырмый.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев