Бер көн эчендә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан
Сәламәтлек

Бер көн эчендә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан

Әлегә вакциналаштырылган Татарстанлыларның күбесе беренче дозаны гына алган.

Кичә Татарстан медиклары республика халкының 995енә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясады. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын - 728 кеше узды, икенче этап - 267», - дип сөйләделәр ведомствода.

Татарстанда «Спутник V» прививкасын республиканың 5 906 кешесе ясаган. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасын 1289 вакцияле кеше алырга өлгергән.

Татарстанда Covid-19дан күпләп вакциналау дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда башланды. Хәзерге вакытта республикага 13,4 мең доза «Спутник V» комплекты килгән, шул исәптән 1,1 меңе — узган атна азагында. Регион алган вакциналарның 43,9% ы инде файдаланылган, дип аныкладылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның тагын 11 медицина учреждениесендә коронавирустан вакцина ясый башлаячаклар.

Тулырак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


вакцинация

Нет комментариев