Оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә куркыныч чиргә каршы тестлар үткәрелә ...
Бүген Бөтендөнья күләмендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга җир йөзендә 35нче мәртәбәсен үтә, аның девизы – “Үткәннәрне уйлап, киләчәккә әзер бул”.
Шул уңайдан, республикада 14 майдан башлап “Вич/Спид” тукта дигән акция игълан ителде. Акция кысаларында оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә куркыныч чиргә каршы тестлар үткәрелә. Дөньяда спидтан үлүчеләр, әлеге вирусны йөртүчеләр, һәм дә йоктыручылар саны миллионлаган. Рәсәйдә, шул исәптән Тататрстанда да спид белән авыручылар саны аз түгел Әмма соңгы 5 елда Тататрстанда хәл тотрыклы саклана, ди белгечләр.
Нет комментариев