Биектауда коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән
Сәламәтлек

Биектауда коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән

Авыру Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана.

“Район үзәк хастаханәсендә барлык санитар-эпидемиологик гамәлләр үткәрелгән. Персоналның бер өлеше изоляцияләү режимында, алар барысы да өйдә, шуңа күрә вакытлыча кабул итү бүлеге һәм педиатрия ябылган. Ике атналык изоляцияләү төгәлләнгәч, алар эшкә керешәчәкләр. Калган табиблар штат режимында эшлиләр.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта хастаханәдә куркыныч юк, дип яза “Биектау хәбәрләре” сайты.

Фото: biektaw.ru

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


коронавирус

Нет комментариев