Автокалада барлыгы 882 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырды.
Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 19,3% ка кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Авырулар санының күрсәткече 100 мең кешегә 165,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 19,3% ка кимрәк», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
21 октябрьгә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның барлыгы 882 очрагы теркәлгән, аларның 69 очрагы хәзер актив.
Фото: «Татар-информ» архивы / Владимир Васильев
Нет комментариев