Дуңгыз гриппы тарала башлаган
Сәламәтлек

Дуңгыз гриппы тарала башлаган

Россиянең төрле төбәкләрендә 5 кеше бу штаммнардан вафат булган инде

Мәскәү белгечләре шундый фаразлар әйтә башлады. А(H1N1)09 вирусы һәм В гриппы иң куркыныч штаммнар санала. Соңгы айда алар активлашкан, Россиянең төрле төбәкләрендә 5 кеше бу штаммнардан вафат булган дип яза Интертат.

А (H1N1)09 штаммы вируслы пневмония китереп чыгара алуы белән куркыныч. Бигрәк тә хроник авырулы кешеләр, өлкәннәр һәм балаларда үпкә чире башланырга мөмкин. Авыру сезонлылык — декабрь, гыйнвар бәйрәмнәрендә туганнар, дуслар белән еш күрешү, бәйрәмнәр аркасында да тарала.

«Маш» каналы мәгълүматы буенча, А(H1N1)09 штаммыннан Ульяновск, Мәскәү, Новосибирск, Воронеж өлкәләрендә һәм Байкал аръягы краенда инде 5 кеше үлгән. Алар арасында 95 һәм 72 яшьлек пенсионерлар, шулай ук ДЦП авыруы булган 5 яшьлек бала бар. Берсе дә прививка ясатмаган булган.

Хәзер хастаханәләр һәм поликлиникалар дезинфекцияне көчәйтә һәм медицина учреждениеләрендә йоктыру куркынычын киметү өчен, өстәмә саклау чаралары кертәләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


грипп

Нет комментариев