Фельдшерларга машиналар тапшырылды
Сәламәтлек

Фельдшерларга машиналар тапшырылды

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев Түбән Кенә һәм Субаш фельдшерларына халыкка хезмәт күрсәтер өчен "Лада Ларгус" машиналарының ачкычларын тапшырды.

Республика хастаханәләренә мондый 90 машина бирелгән иде, аларны тапшыру тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: "Материаль-техник базаның нык булуы, кирәкле даруларның булуы һәм авыручыларга беренче ярдәмне тиз күрсәтү - медицина хезмәткәрләре эшенең төп асылы", дип искәрткән иде. Фельдшерларыбыз әлеге машиналарда исән-сау йөреп, авыл халкына вакытында һәм тиешенчә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калуда тагын да зурырак нәтиҗәләргә ирешсеннәр иде.

 

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CYYM2Z5t6CE/?utm_medium=copy_link

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


медицина

Нет комментариев