Районның дүрт авылында ФАПлар ремонтлана
Сәламәтлек

Районның дүрт авылында ФАПлар ремонтлана

Капиталь ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла

Чапшар, Шода, Карадуван һәм Кече Лызи авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт бара.

Капиталь ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

ФАПларда эчке эшләр башкарыла, электрүткәргечләр, ишекләр, идәннәр алыштырыла.

Районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров ремонт эшләре белән танышу максатыннан Карадуван һәм Кече Лызи авылларындагы ФАПларда булды.

 

 


Нет комментариев