Бүген районның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бары тик бүген, анысы да төштән соң районның медицина хезмәткәрләре ак халатларын салып, "Сабантуй" ял паркына бәйрәм итәргә килде.
Шәфкать ияләрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов килде. Үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев сәламәтлек өлкәсендә соңгы елларда кичергән уңай үзгәрешләргә тукталды. Бәйрәм табигать кочагында спорт уеннары белән дәвам итте.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев