Бары тик бүген, анысы да төштән соң районның медицина хезмәткәрләре ак халатларын салып, "Сабантуй" ял паркына бәйрәм итәргә килде.
Шәфкать ияләрен котларга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде, бүләк тапшырганда әйткән җылы сүзләре, һәркемгә ягымлы карашы районның сәламәтлек өлкәсенә карата булган дәрәҗәгә тиң иде. Үзе дә "Сезнең хезмәт килограммнар белән үлчәнми, сез көн дә кирәкле һөнәр ияләре", дип белдерде. Үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев сәламәтлек өлкәсендә соңгы елларда кичергән уңай үзгәрешләргә тукталды. Бәйрәм табигать кочагында спорт уеннары белән дәвам итте. Бүләкләнүчеләр турында газета битләреннән укырсыз
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев