Прививка ясатучыларның яртысыннан артыгын табиблар тәшкил итә.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V»не 1,1 мең кеше прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
"Хәзерге вакытта вакцинацияләнүчеләр саны — 1100", — дип билгеләп үтте спикер. Шулардан 658 кеше медицина хезмәткәрләре булган.
Исегезгә төшерәбез, 26 декабрьдә Татарстанга коронавирустан тагын өч мең доза вакцина кайтты. Республика барлыгы 5,9 мең доза вакцина алды.
Тулырак: ТИ
Нет комментариев