Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.
Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.
1982 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 1 июльдә урта авырлыктагы вируслы пневмония белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Covid-19 вирусы лаборатор рәвештә тәңгәлләштерелгән. Дәвалануга карамастан, авыруның хәле начарланган, үлем 11 июльдә кискен респиратор җитешсезлек фонында килеп җиткән.
Икенче авыру — 1989 елда туган пациент — Республика клиник хастаханәсе базасында Covid-19 авыр агымы белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салынган. 22 июньнән башлап ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә булган. 5 июльдә булган хроник авырулар фонында авыруның хәле начарланган, ә 20 июльдә йөрәк-үпкә җитешсезлеге фонында йөрәге тукталган. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗәгә китермәгән, үлем теркәлгән.
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.
Фото: pixabay.com/ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев