Тозга йод кушыгыз!
Сәламәтлек

Тозга йод кушыгыз!

Табиблар киңәш итә!

Табиб һәм телевидение алып баручысы Елена Малышева «Жить здорово!» тапшыруы эфирында Дәүләт Думасына тозга йод өсти башлауны таләп итү мөрәҗәгате белән чыккан.
Ул моны йод микроэлементы кытлыгы белән бәйләп аңлата.

Аныңча, йод калкансыман бизнең уңай эшләве өчен төп элемент булып тора. Малышева искә алганча, совет чорында илдә тозны йодлаштыру практикасы таралган булган, һәм ул закон белән беркетелгән.

Телевидение алып баручысы хакимиятне бу хәлне заманча законнар белән ныгытырга чакырды дип яза Шәһри Казан.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


файдалы киңәшләр

Нет комментариев