Балаларга 10 сентябрьдән алып, 3 октябргә кадәр ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен Казанның "Крутушка" балалар шифаханәсенә бушлай юлламалар бирелә.
Район социаль яклау бүлеге аша пособие алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 яшьтән алып, 15 яшькә кадәрге балалар өчен 10 юллама бар. Балалар шифаханәдә актив ял итә һәм дәвалану процедуралары уза алалар. Укыту да булачак, дип хәбәр итәләр балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия вәкилләре.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев