Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы

Имам артыннан ничек укырга?

Намазга имам артыннан баскач, янда торган кайбер кеше эчтән имам артыннан кабатлап бара. Ә безгә җәмәгать белән укыганда фарыз намазларында бары имам гына укый, дип өйрәттеләр. Кайсыбыз дөрес?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Марат хәзрәт Сәйфетдинов җавап бирә:
Сезгә дөрес өйрәткәннәр.
Хәнәфит мәзһәбе буенча, җәмәгать намазында имам тавыш белән яки үзеннән генә укыса да, аның артыннан кабатларга кирәкми. Чөнки аның укуы - артыннан басып торучыларның да укуы булып санала. Имам артыннан кабатлау тыелган, дип кабул итәргә һәм намаз вакытында тын гына басып торырга кирәк. Ә аятьләрдән тыш намаз зекерләрләрен ялгыз намаз кылгандагыча һәркем эчтән генә укый.
Фото: islam-orkeniet.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250