Әлеге ярышларда Балтач командасыннан тугыз каратист чыгыш ясады.
Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләгән каратистлар җыелган иде. Алар арасында Балтач командасыннан тугыз каратист чыгыш ясады. Илдан Сафин, Салават Кәримов, Рәзил Хәмидуллин - икенче, ә Илья Харланов өченче урынга лаек булды. Көндәшләреннән өстен булып, матур алымнар белән җиңүгә ирешкән спорт сөюче егетләрне уңышлары белән ихластан котлыйбыз.

Фото: автор
Нет комментариев