Татарстан беренчелеге балтачлыларга җиңү алып килде
15-17 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстан яшьләре» газетасы призына 2007-2008 елгы яшьләр арасында Татарстан беренчелеге узды.
Балтачтан Аяз Хәйретдинов 80 кг. үлчәү авырлыгында чемпион булып танылса, Шеңшеңәрдән Равшан Галиев 90 кг.да өченче призлы урынны яулады. Остазлары – Ринат Хәйретдинов һәм Альберт Миңнеханов!
Балтач командасы исә алтынчы урын яулады. Котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев