Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” 2019-2020 еллар сезонының беренче җиңүен яулады

“Ак Барс”ның яңа уенчылары, команда өчен беренче алкаларын кертеп, җиңүгә ирештеләр.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Хельсинки шәһәрендә Казанның “Ак Барс” хоккей командасы “Йокерит”ка каршы уенда сезонның беренче җиңүен яулады. “Йокерит” – “Ак Барс” матчы исәбе – 2:5.

Беренче период. Уналтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде (0:1). Бер минут үтүгә Түбән Кама егете Эмиль Галимов Континенталь хоккей лигасында “Ак Барс” өчен үзенең беренче голы белән командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).

Икенче период. Период башлануга егерме секунд узу белән Канада һөҗүмчесе Патрис Кормье да “Ак Барс” өчен беренче алкасын кертте (0:3). Дүртенче минутта фин командасы уенчысы Антти Пильстрём күпчелектә уйнаганда “Йокерит” өчен гол кертә алды (1:3). Унөченче минутта Кирилл Петров “Йокерит” капкасына “Ак Барс”ның дүртенче алкасын кертте (1:4).

Өченче период та “Ак Барс”лылар тарафыннан кертелгән алка белән башланып китте, өченче минутта Джастин Азеведо гол кертте (1:5). Период ахырында гына, унбишенче минутта, фин командасының капкачысы алмашынды, Анти Ниеми урынына Янис Калниньш чыкты. Унҗиденче минутта Теему Эронен “Йокерит” өчен гол кертте (2:5).

Командалар составы:

“Йокерит”
Ниеми (Калниньш)
Хаапала – Контиола – Енсен, Лехтонен – Лепистё;
Йоэнсуу – Норман – Мозес, Эронен – Грант;
Иконен – Регин – Анттила, Кивистё – Лауридсен;
Пильстрём – Мюттюнен – Халме (Хирвонен), Рясянен,

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Ожиганов – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Фазылҗанов – Юдин;
Фисенко – Основин – Лукоянов, Хенкель – Журавлёв;
Петров – А. Галимов – Э. Галимов (Михеев), Педан.

Киләсе уенны “Ак Барс” 7 сентябрь Сочида үткәрәчәк. “Сочи” – “Ак Барс” уены 17:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Ильнар Тухбатов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей