Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” беренче тапкыр Ачылыш кубогын отты

Чәршәмбе көнне КХЛ чемпионаты башланып китү уңаеннан, Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүнең ЦСКАсына каршы беренче уенын үткәрде. Өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән казанлылар җиңү яулады. 

Әлеге җиңү аларга җиңел генә бирелмәде, мәскәүлеләр счет буенча гел алда барды. Беренче минутлар да ук счетны ачкан ЦСКА командасына “Ак Барс”лылар икенче периодта гына җавап бирә һәм счетны тигезли алды. 
Өченче период башында мәскәүлеләр янәдән алга чыкты һәм матч тәмамланырга 5 минут кала гына исәпне тигезли алдылар. 
Өстәмә вакытта Дмитрий Воронков “Ак Барс”ка җиңү алып килде. Бу 2009 елдан беренче җиңү иде, шундый ук ачылыш матчларында 2010 һәм 2018 елларда катнашкан Казан командасы ул чакта җиңелүгә дучар булган иде. 
1:0 Саморуков (Слепышев, Локтионов, 00:51)
1:1 да Коста (Викстранд, Азеведо, 25:29, бол.)
2:1 Слепышев (Локтионов, 42:58)
2:2 Азеведо (Доус, да Коста, 54:30)
2:3 Воронков (61:31)
Капкачылар: Шарыченков – Рейдеборн 
Зәлия Фәйзрахманова 
Мәгълүмат алынды:http:// https://www.ak-bars.ru/news/19494.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев