Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Активистлар, чибәрләр, алдынгылар... (+фото)

Балтач мәктәбе укучылары уку елы дәвамында "Форпост" отрядында нәтиҗәле эшчәнлек алып бардылар. 

"Форпост" киеменнән тәртип саклаучы егет-кызларны район күләмендә узган барлык чараларда да очратырга була иде. Киләчәгебезнен өметле яшүсмерләре спорт юнәлешендә дә, тәртип сагында да беренче. Быел 11нче сыйныфны тәмамлаучы кызлар Алисә Маннапова һәм Камилә Юнысова "Форпост" җитәксесе Фердинант Гыйлемҗановның уң куллары. Кызлар кыш айларында республика күләмендә "Форпост" чыларның форумында катнашып, тәҗрибә туплап кайттылар. Ниятләре студент булгач та, "Форпост" сафларыннан аерылмау! 

– Ике укучыбыз да мәктәбебезнең уку алдынгылары, 5кә генә укыдылар, җәмәгать эшләрендә актив катнаштылар, – ди алар хакында мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева. 


Алисә белән Камиләнең тырышлыгы эссез узмады. Уку елы тәмамланган көннәрдә алар Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең республика "Форпост" үзәгенең Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X