Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алда - юбилей елы

Бик өметле егетебез иде, Габделфәрт. Районыбызның булачак спорт остасы иде. Нишлисең бит, язмыш аны яшьләй арабыздан алып китте. Инде анысына да 24 ел булган.

“Киләсе елга алла кушса, юбилей - 25 еллыгы итеп уздырырбыз инде“, дип сөйләштеләр, бертуган Рәфыйковлар, абыйларының ярышлары турында. Инде сүзебезнең кем ярышы турында баруын купләребез аңлагандыр да, билгеле.

Бик өметле егетебез иде, Габделфәрт. Районыбызның булачак спорт остасы иде. Нишлисең бит, язмыш аны яшьләй арабыздан алып китте. Инде анысына да 24 ел булган. Көрәшчеләр нәселеннән булгагадыр, келәмгә тиз кереп китте, Габделфәрт. 1976-1982 еллар дәверендә яшүсмерләр арасында нинди генә җиңүләр яуламады ул. Аннан, бераз ныгый төшкәч, Казан шәһәре, ветеринария институты беренчелекләрендә чемпион, Балтач, Казанның Вахитов районы Сабантуйларының батыры, аннан баш батыры.Рәхмәт, туганнарына. Онытмыйлар, абыйларын. Инде менә 24 ел аның туган авылы Яңгулда, истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары узып килә. Очрактан файдаланып, энеләре Татарстанның спорт остасы Илдарга, Илһамга, “Яңа тормыш” җәмгяте рәисе Мәгьсүм Сәйфетдиновка, Яңгул җирле үзидарәсе рәисе Ринат Гариповка, җирле эшмәкәр Ришат Мөбәрәкшинга, мәктәп директоры Наил Сафиуллинга, дусларына аеруча зур рәхмәт хисләрен юллыйсы килә. Алар ярдәме белән менә быел да шундый матур ярышыбыз узып китте. Һәтта, бу туры да үз чыгышында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та ассызыклап әйтеп узды.

Районыбызның 10 мәктәбеннән җыйналган 68 яшь көрәшче , ике җиңелүгә кадәр булган система белән кичкә кадәр бил алыштылар. Ярышлар барышында, баш хокемдар Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов белән сөйләшәбез. “Безнең хәзерге көндә төп бурычыбыз булып, менә шушы контингентны саклау калу тора”, диде ул. Ел да бала саны кимеп бару соңгы вакытта бездә дә күзәтелә. Шуңа да булганына шөкер итеп, эшлисе генә кала. Әйткәнемчә, матур, истәлекле ярыш булды. Ә иң мөһиме, имгәнүләрсез узды, ярышыбыз. Ярышларыбызны һәрдаим тамаша кылып, һәр ярышка үзеннән матди ярдәм күрсәтүче дустыбыз Фагыйль Шәфигуллин бу юлы да килеп, дүртенче урыннарны яулаучыларны бүләкләде. Аннан, Наил Нургалиев, Рамил Гыйльфанов алып килгән бүләкләрне күреп малайларыбызның “күзләре янды”.

Ә бүләкләргә “иң бәхетлеләр” Аланнан Ленар Әүхәдиев белән Яңгулдан Солтан Хакназаров лаек булдылар. Алдан ук сөйләшеп, Ранил белән иң кечкенәләрне, 25 килограммга кадәр булган малайларны көрәштерергә булган идек. Алланың рәхмәте белән, дүртесе дә бүләк алып, куанышып кайтып китте, өйләренә. Орчык кадәрле генә Рамазан үзенең үҗәтлеге, көрәшкә омтылышы белән тагын күпләрне шаккатырырга өлгерде. Ул келәмгә чыгуга, зал һәрвакыттагыча, беравыздан гөрләп куя. Инде батырларыбыз белән дә танышып узыйк.

25 килограммга кадәр - 1.Солтан Хакназаров /Яңгул/ 2.Әнис Газизуллин /Балтач/ 3.Рамазан Гыйльмуллин /Яңгул/, Сәет Габделбәров /Смәел/.

28 кг. - 1.Алмаз Камалов /Нөнәгәр/ 2.Ислам Йосыпов /Чепья/ 3.Айнур Рәхимов /Чепья/,Раил Сибгатуллин /Яңгул/.

32 кг. - 1.Ильяс Йосыпов /Чепья/ 2.Газинур Гарипов /Смәел/ 3.Әдел Нәбиев /Балтач/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/.

35 кг. - 1. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/ 2.Артур Григорьев /Чепья/ 3.Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Сәйдәш Хаҗиев/Смәел/.

45 кг. - 1. Алмаз Галләмов /Арбор/ 2.Илназ Якупов /Смәел/ 3.Рәнис Зарипов /гимназия/, Максим Ядыков /Кече Лызи/.

55 кг. - 1. Тимур Зайцев /Нөнәгәр/ 2.Кәрим Ногманов /Чепья/ 3.Инсаф Шәйхетдинов /Норма/ Илназ Хәйруллин /Бөрбаш/.

65 кг. - 1. Руфил Хәбибуллин /Янгул/ 2.Фирдүс Галимуллин /Смәел/ 3.Илгизәр Галимулли /Смәел/, Аяз Зиннәтуллин /Смәел/.

75 кг. - 1. Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/ 2.Ранил Камалов /Чепья/ 3.Айзат Гәрәев /Балтач/. Андрей Колесников /Кече Лызи/.

85 кг. - 1. Руслан Йосыпов/Яңгул/ 2.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/ 3.Ранил Әшрәпов /Яңгул/.

Югары үлчәүдә - 1. Илсаф Рәфыйков /Яңгул/ 2.Айнур Ганиев /Норма/ 3.Раил Тәлгатов /Смәел/, Дмитрий Никифоров /Кече Лызи/.

Команда беренчелегенә килсәк, Габделфәрт Рәфыйков исемендәге Кубокны авылдашлары - яңгуллылар яулды. Икенче урынга – смәеллеләр, өченчегә - чепьялыларлаек булды.

Инде киләсе очрашуларыбыз Бөрбашта булачак. Биредә 2002 елгылар Фидәил Шакиров истәлегенә ярышларда бил алышачаклар. Очрашканга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш