Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алтын медальне Әсхәт энемә багышладым

19-31 октябрь көннә-рендә Төркиянең Кемер шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Европа Чемпионатының шашка ярышлары узды.

Кариле авылы кызы Чулпан Габделганиева Россия данын яклап чыгыш ясап, 3 төр ярышта алтын, көмеш һәм бронза медальләренә ия булды. Олуг җиңүләре белән ихластан котлап, Чулпанның үзе белән элемтәгә кердек һәм хис-кичерешләрен сорадык. 


— Мин катнашкан ярыш — ул Европа чемпионаты иде. Ярышларга минем белән гел апам Гөлшат йөри бит инде, бу юлы да ул минем белән Төркиягә барды. Ләкин шунда вакытта апайга улының һәлак булуын җиткерделәр. Апама шушы вакыйга сәбәпле кайтып китәргә туры килде. Бу вакытта нинди халәт кичерүемне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Кечкенәдән күз алдында үскән энемне югалту бик авыр булды. Шул авырлыкка бирешмичә, алга таба уйнарга үземдә көч табу да җиңелләрдән булмады. Апам кайтып киткәч миңа ярдәм итәргә, ярышлар вакытында көч биреп торырга «Факел» клубында эшләүче Илүзә Разыкова килде.
Аннан соң инде ярышка бөтен көчемне туплап кереп, энем Әсхәтнең якты истәлегенә багышлап мин медаль отарга тиеш, дип, алтын медальне яулауга ирештем. Аның якты рухы шат, урыны оҗмахта булсын. 


Өч төр ярышта катнашкач, урыннар да билгеле булды, көмеш, бронза медальләр алырга да Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Анда чакта район җитәкчеләре, туганнарым, дусларым, "Фикердәш"ләр, райондашлар гел җылы сүзләр язып, әйдә, бирешмә, дип көч өстәп тордылар. Туган ягыма кайткач бик матур итеп каршы алдылар. Мин һәркемгә дә олуг рәхмәтләремне ирештерәм. 


Энемне югалту бик авыр булса, медальләр оту бик сөенечле иде. Күңел тулып елаган көннәрем дә булды. Ярышлардан төшеп каласы килми, чөнки 8 ел инде мин чит илдә үземнең нәтиҗәмне күрсәтеп киләм һәм ул хөрмәткә миңа ярышның ачылышы вакытында орден бирделәр, — дип күз яшьләре аша Чулпан күңелендәгесен ачып бирде. Чулпанга алга таба да зурырак үрләр яулавын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз спорт җәмгыять