Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Арча командасында уйнаучы балтачлылар “Игенче” колхозының Кубогын алдык" дип куана

Малайларның балачагы туп тибеп, хоккей уйнап уза.

Элгәре еллларда елгадагы бозда уйнап кайталар иде дә, шуңа канәгать иде балалар. Үзлекләреннән өйрәнделәр, үзләре белеп шугалакка ашкындылар, җиңделәр дә, җиңелделәр дә. Кубок та, бүләк тә булмады, шулай ук иганәче дә кирәк түгел иде...

Хәзер бар да башка, ярышлар даими булып тора, даими шөгыльләнүләр кирәк. Безнең районда хоккей уйнаучы малайлар аз түгел, уңышлары да куанырлык. Күрше-тирә районнарга тренировкларга йөриләр, Казандагы хоккей ярышларын калдырмыйлар. Шуңа да районда Боз сарае салсыннар иде дип сораучы әти-әниләр аз түгел. Уллары уңыш казанса, шундук фотоларны группаларга эләләр.

Әнә, параллельдә укыган сыйныфташым, Биктәш егете Ленар Федоров та улының уңышына куанып, “Игенче” колхозының Кубогын алдык!” дип язып җибәргән. Әлеге 2009-2010 елгы малайлар арасында узган ярыш үткән шимбәдә Карадуган бозында узган иде, анда Арчаның “Ракета” командасы беренчелекне яулаган, Карадуган – икенче, Норма командасы өченче калган. Арчаның “Ракета”сында исә Ленарның улы уйный.

Фото: Ленар Фёдоров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей