Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Азалия белән Азат Казан каласында ярышта

Әлеге спорт төре ерактан начар күрүне булдырмый калуга пофилактик чара...

Балтач урта мәктәбенең 5 а сыйныфы укучылары Азалия белән  Азат  Мөхәммәтгалиевлар (тренерлары Расил Мөхәммәтгалиев)  бу шимбә-ялда  Казанда узучы республика ярышларында катнашалар. Биредә бу көннәрдә 529 бала көч сынаша.

Әйтергә кирәк, республикада бадминтонга зур игътибар бирелә. Безнең районда да шөгыльләнер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.  “Балтач” спорткомплексы, “Хыял” яшьләр үзәге үзе генә ни тора, Шеңшеңәрдә “Батыр” спорткомплексы эшли башлады. Бадминтон буенча профессиональ тренерлар эшли.  “Әлеге спорт төре мәктәп яшендәге балаларда еш очрый торган  ерактан начар күрүне булдырмый калуга пофилактик чара, – ди Азат белән Азалиянең әнисе, табибә Чулпан Мөхәммәтгалиева. –  Чөнки уен вакытында волан артыннан карап,  күзне гел йөртеп тору күз мускулларына иң әйбәт һәм табигый күнекмә. Бу фән ягыннан дәлилләнгән факт. Шуңа күрә районда әлеге спорт төренә игътибарны тагын да арттыру зыянга булмас иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бадминтон