Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Балалар өчен бигрәк тә шатланам”

“Кайчан кызыл лентаны кисәрләр дә, кайчан мәйданчыкка кереп уйнарбыз инде”

Узган җомгада Балтач бистәсенең Каенлык урамында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Рамил  Нотфуллин һәм аның командасы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

"Балалар өчен бигрәк тә шатланам.Шулкадәр көтеп алганнар  кебек тоелалар” , диде Римма Атласовна “кайчан кызыл лентаны кисәрләр дә, кайчан мәйданчыкка кереп уйнарбыз инде”– дип көткән балаларның күңелен халәтен сизгәндәй.

Римма Атласовна хаклы. Каенлык урамы халкына да, биредә уйнап-үсүче балаларга да  бик тә кирәк иде бу мәйданчык. Кайчандыр шушы яңа урам барлыкка килеп, бер-бер артлы йортлар калкып,  гаиләләр күченеп, балалар туып,  ишәйгәч, әлбәттә инде, уен мәйданчыгына ихтыяҗ туа. Урамның ир-егетләре әлеге урынны ирекле рәвештә уен мәйданчыгы итеп эшли. Хәер, бу хакта әлеге урамда гомер итүче, оныклар тәрбияләүче Наил Гайнанов та әйтеп үтте:

Әлеге мәйданчык урамыбызга бик кирәк иде. Рәхмәт аны оештыручыларга-булдыручыларга! Балаларыбыз шушында уйнап үсте, хәзер менә оныклар уйный.  Кайчандыр үзебез гадәти генә итеп булдырган идек, менә хәзер ничек заманча итеп эшләп куйдылар!”– диде ул соклануын һәм дә куанычын яшермичә.

Нәкъ менә шушы үзләре гадәти генә итеп эшләп куйган урында хоккей мәйданчыны иде. Ул озак еллар шушы тирә егетләрен җыеп, хоккей уйнар өчен шәп урын булды. Шуңа күрә,  мәйланчык янәшәсенә хоккей мәйданчыгы да чсап куеп булмас микән дип сорый бу як халкы. Булыр, нишләп булмасын, урын бар, җитәрлек күренә. – Гәрчә җитәкчеләребезнең нурлы күз карашларыннан шушы җөмләне укыйсы килде.

Булсын гына, булганга шөкер генә итәбез. Башка урамнарда да булсын, яңа урамнар гел барлыкка килеп тора бит. Балаларга, оныкларга уйнарга җир булу бик әйбәт ул, әти-әни өчен дә, әби-бабай өчен дә, – ди шул тирәдә яшәүче Рәйсә апа Хәлиуллина.

Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге мәйданчыкның районда унтугызынчысы икәнлеген әйтеп үтте, яшь буынга сәламәтлек, иминлек теләде һәм спорт юнәлешендә уңыш арты уңыш казанып килүче Балтач урта мәктәбе укучысы Әмир       белән кызыл лентаны кисәргә юнәлде. Дулкынландыргыч мизгелләр үтүгә балалар мәйданга агылды, кемдер атынчыкка йөгерде, кемдер башка уен корылмаларына үрмәләде. Әлеге матур күренеш биредә даими кабатлансын, балаларыбыз сау-сәламәт булып, спорт яратып үссеннәр, имгәнүләр була күрмәсен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен мәйданчыгы