Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картингчылары җитезлектә сынатмый (+фото)

Районыбызда күп кенә спорт төрләреннән тыш, картинг спорт төре дә мәктәп укучылары арасында яратып кабул ителә торган юнәлешләрнең берсе.

Балтач районында картинг түгәрәкләре икәү, берсе – Балтач ДОСААФы базасында эшли, икенчесе мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы. Әлеге түгәрәкләрдә дистәдән артык егетләр һәм кызлар атнага берничә мәртәбә шөгыльләнәләр. Тренерлар Фәнис Хәйруллин белән Рамил Кадыйров картчылар өчен төпле киңәшләрен биреп, һәрбер ярыш алдыннан зур җиңүләргә илһамландырып торалар. Ә андый ярышлар ел дәверендә аз булмый. 2023 елда Балтач ДОСААФы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашып, кышкы чорда балалар һәм яшүсмерләр өчен автоспорт буенча районара ярышлар үткәрү өчен акча отты. Шул уңайдан 28 гыйнвар көнне Балтачның сөт-май комбинаты янында картинг ярышлары булып узды. Анда биш районнан 6 команда чыгыш ясады – Балтач ДОСААФы, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге, Кукмара, Теләче, Арча һәм Лаеш командалары. Барлыгы 45 картингчы бу ярышларда үз көчен сынап карый алды һәм иң сөендергәне әлеге спорт төренә кызлар да тартыла, бу юлы алар 11 иде. 

Районара үткәрелгән әлеге ярышларда җиңүчеләргә һәм дүртенче, бишенче, алтынчы урыннарны яулаган егет-кызларга бүләкләрне Балтач ДОСААФы җитәкчесе Рафил Фәйзрахманов, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева тапшырдылар. 

Ярышлар «Стриж», «Хонда-200» егетләр, «Хонда-270» егетләр, «125», 
«Хонда-200» кызлар, «Хонда-270» кызлар һәм «Хонда-200 зима» төрләре буенча үткәрелде. Елдагыча ярышлар бик мавыктыргыч һәм көчле булды. Иртәдән башланган машина гөрелтесе төштән соң гына тынып, җиңүчеләр билгеләнде. Алга китеп шуны әйтәсе килә, Балтач ДОСААФы командасы бу ярышларда да беренче урынга лаек булды. Икенче урында – Кукмара командасы, өчтә –  Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге.

«Хонда-200» кызлар классында Зәлинә Хәсәнова беренче урынны яулады; «Стриж»да Данияр Гарифуллин – икенче, Аяз Закиров дүртенче булды; «Хонда-200» егетләр классында Артур Лапшин – өченче, Әсгать Габидуллин – алтынчы; «125» классында Данияр Гарифуллин – икенче, бертуган Раил һәм Илдан Вәлиевлар өченче һәм дүртенче урыннарны бүлештеләр; «Хонда-270» кызлар классында беренче урын Диләрә Гарифуллинада, икенче урынга Зилә Зарипова лаек булды, алтынчы урында Эльвира Габидуллина; «Хонда-270» егетләр арасында да беренче урынны Диләрә Гарифуллина яулады, икенче урында – Юсуп Вәлишин; тугызынчы урында – Альмир Сәйфелганиев; «Хонда-200 зима» классында Фирдүс Низамиев – өченче, Кирилл Ишмурзин дүртенче урынны яуладылар. 

Фотолар: Эдуард Лапшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг