Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач Сабада да өченче (+фото)

Балтачта узган ярышта да сабалылар беренче урынны алган иде

Дүшәмбе кичендә Саба чаңгы трассасында республиканың төньяк зонасы чаңгычылары арасында Winter Ski Cup (зимний лыжный Кубок) ярышлары уздырдылар. Эстафетада Саба, Балтач, Кукмара районнары командалары көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, мондый ярышларныӊ беренчесе безнеӊ җирлектә узган иде, анда безнеӊ чаӊгычылар икенче состав белән чыгыш ясап, өченче урында булдылар.

Гомумән алганда, Саба командасы эстафетаны зур өстенлек белән отты. Кукмара районы икенче урында, без өчтә. Үзебезне, «бу юлы да безнеӊ команда икенче состав белән чыгыш ясады», дип кенә юата алабыз.

Мондый ярышларныӊ соӊгысы бу атна шимбә көн кич белән Кукмарада узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы