Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Балтач“ универсаль спорт залында волейбол ярышлары дәвам итә

Районыбыз балалары аеруча үз иткән волейбол уеннары үз агымы белән дәвам итә.

"Балтач" универсаль залы уенчыларның, спорт сөючеләрнең шат авазыннан тынып торганы юк. Әле генә узган ярышларыбызның беренчесе - 1999-2001 елгы укучылар арасында булды. Составында 4 егет, 2 кыз булган командалар саны бу юлы 20гә, уенчылар саны 180гә җитте. Кичке караңгыга кадәр барган ярышларда Куныр мәктәбе /тренеры Рәдиф Сөләйманов/ җиңүче булды. Икенче урынга Арбор /Илдар Галимов/ уенчылары лаек булса, өченчегә Кенә /Фәнил Ибраһимов/ мәктәбе уенчылары чыкты.
Уеннарның икенчесе - 2002-2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында узды. Бу көнне район үзәгенә ярышларга 150 гә якын уенчы килгән иде. Шау килеп торды, спортзал. Малайлар арасында янә кунырлыларга тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Кенә-Шубан мәктәпләре волейболчылары яулады. Ә менә кызлар арасындагы уеннарда нәтиҗәләр көтелмәгәнрәк булып чыкты. Бөрбаш кызлары /Рөстәм Вәлиев/ җиңүче булды, бу юлы. Пыжмара кызлары - икенче, Куныр кызлары өченче булдылар.
Соңгы вакытта волейболны аеруча үз иткән мәктәпләребез үзләрендә матур турнирлар оештыруны традициягә кертеп җибәрделәр. Быел Куныр мәктәбендә районыбызың Советлар Союзы геройлары Х.Ибрһимов һәм Х.Сабиров истәлегенә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, үз призларына 1996-97 елгы егетләр арасында волейбол ярышлары уздырдылар. Ярышларда күрше Арча районы егетләре дә уйнадылар. Дустанә шартларда барган ярышларда беренче урынны хуҗалар яуласа, икенче урынга Арчаның Түбән Кенәр мәктәбе уенчылары лаек булды. Өченче урынга хуҗаларның икенче командасы лаек булды.
Кенә мәктәбендә дә "Начар гадәтләргә альтернатива итеп, мин спортны сайлыйм!" дигән акция кысаларында 2000-01 елгы балалар арасында традицион волейбол ярышлары узды. Ярышларга ел да Арча, Кукмара, Саба районнары уечылары чакырулы. Кызлар арасында узган быелгы ярышларда бик матур шартларда узып китте. Призлы урыннарга Кенә, Саба районының Шәмәрдән бистәсе , Куныр мәктәбе уенчылары лаек булды. Иң яхшы уенчы исеме Кенә мәктәбеннән Сөмбел Ибраһимовага бирелде. Җиңүчеләр Кубок, дәрәҗәле медальләр асып, шат күңел белән өйләренә таралыштылар. Бу ярышлар тәмам, ләкин ярышларыбыз дәвам итә. Киләсе ярышларда очрашканга кадәр!
Фото: http://www.oreninform.ru/list/detail.php?SECTION_ID=6&ID=34246

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250