Ветеран хоккейчылар башкалада “Ак барс – Витязь” уенын тамаша кылды.
Хәтерләсәгез, узган елның декабрь аенда Балтачта “Әтине, әнине, хоккейны яратам” дигән фестиваль булып узган иде. Турнир нәтиҗәләре буенча хәрби ветераннарга “Ак Барс- Витязь” уенына 50 кешелек командага сертификат бирелде. Ветераннарыбыз әлеге сәяхәткә кузгалыр алдыннан “Ватан сакчылары” һәйкәле янында истәлек фотосына төште. Уен башланганчы Балтач җанатарларына “Ак барс” хоккей командасы һөҗүмчесе Федор Малыхиннан автографлар алды. Татарстан командасы җиңелсә дә, балтачлылар сәяхәттән бик канәгать калды.
Ринат Зарипов фотолары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев