Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның кечкенә “гроссмейстер”ы. Кем ул дисезме?

Бүгенге көндә Әмирхан Хәйруллин күрше-тирә районнарда узган ярышларда гел призлы урыннар яулап килә.

Шахмат уенын үз итүче балалар саны районыбызда елдан-ел арта бара. Элек мәктәп яшендәге балалар гына шахмат уйнаса, хәзер 5-6 яшьлек балаларыбыз да республика күләмендә зур уңышларга ирешә. Шундый сәләтле балаларның берсе – Балтач гимназиясенең 1нче сыйныфында укучы Шубан авылы малае Әмирхан Хәйруллин. 7яшь кенә булуына карамастан зур уңышларга ирешкән шахмат остасы ул. 2017нче елның февраль аенда Казан шәһәренең Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында 3нче призлы урын яулады. Ә быел Арча районы Кенәр балалар иҗат үзәгендә оештырылган республика ярышында 2002нче елгы һәм яшьрәк балалар арасында үзеннән күпкә зур малайлар белән уйнап, икенче булды.

Әмирхан шахмат белән 5 яшендә үк кызыксына башлаган. Бүгенге көндә күрше-тирә районнарда узган ярышларда гел призлы урыннар яулап килә.Шахмат уйнарга бик ярата,тырыш,сәләтле бала. Әти-әнисе Әмирханның сәләтен күреп, аны нинди ярыш, бар барысына да йөртергә тырыша. Күптән түгел Мамадыш шәһәрендә узган ярышта үзеңә тиңнәр булмавын раслап, Әмирхан янәдән чемпион калды. Кечкенә “гроссмейстр”ыбызга киләчәктә дә зур җиңүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат