Кукмара районында ветеран диңгезчеләр арасында мини футбол буенча дусларча очрашу узды.
Очрашуда Кукмара, Балтач, Саба, Арча районнарыннан хәрби диңгез флоты ветераннары катнашты. Безнекеләр матур уен күрсәтеп, икенче урынга лаек булды. Очрашу табигать кочагында әзерләнгән мул табыннар артында дәвам итте.

Нет комментариев