1-7 март көннәрендә Орел шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды.
44 регионнан җыйналган 700 катнашучы арасында иң көчлеләр ачыкланды ? Татарстан җыелма командасы составында Балтач районыннан 8 спортчы катнашты ?? Үз үлчәү авырлыкларында Гөлия Йосыпова, Зилә Хисамиева -2, Тәнзилә Исмәгыйлева, Мәликә Бурашова 3 призлы урын яуладылар! ???
Кызларны матур җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! ? АФӘРИН
Нет комментариев