Балтачның «Сабантуй» ял паркында «Спорт сөюче гаилә» эстафетасы старт алды
Менә шулай, хәрәкәттә уза бездә бәйрәмнәр
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Бәйрәмнәр белән бергә ачык һавада спорт чараралары да оештырыла. Спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә караган тармак хезмәткәрләре көненә 3-4 спорт чарасы уздыруны максат итеп куйган. Бүген менә 7 чара үтәр дип көтелә. Беренчесе, иртәнге якта «Спорт сөюче гаиләләр» фестивале, ул ел да бик матур шартларда күңелле генә уздырыла. Шеңшеңәрдәге «Батыр» үзәге янындагы бозда «Хыял» яшьләре призына күңелле уеннар бара. «Дулкын» бассейнында шулай ук гаиләләр йөзүдә көч сынаша. «Чанатау»да «Ралли Чана -2022» диган мәктәпкәчә учреждениеләр арасында ярыш уздырыла. Кич белән «Шугалак» бозында янә гаилә эстафетасы була. «Факел»да пневматик винтовкадан ату ярышы көтелә. Янәдән «Батыр» үзәгендә яшьләр мини футбол уйнаячак. Ә инде караңгыда районның хоккей мәйданчыкларында ветеран хоккейчылар алка суга. Менә шулай, хәрәкәттә уза бездә бәйрәмнәр. Хәзерге минутларда «Сабантуй» ял паркында «Спорт сөюче гаилә» эстафетасы бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев