Балтачның спорт гаиләсе дигән исем өчен көрәш бара
Спорт

Балтачның спорт гаиләсе дигән исем өчен көрәш бара

“Хыял” яшьләр үзәгендә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән уеннар үткәрелеп килә. Анда катнашучы гаиләләр җитезлек, көч һәм дуслык ягыннан сынала.

Шулар ярдәмендә иң-иң гаиләләр ачыклана да. Шундый соңгы ике уенда “МДСУ-1”дән Гарифуллиннар һәм район үзәк хастаханәсеннән Салихҗановлар гаиләләре катнашты. Ә икенче парда район эчке эшләр бүлегеннән Хөсәеновлар һәм Салавыч авыл җирлегеннән Шәфигуллиннар үзара көч сынашты. Бадминтон, йөгерү, дартс, күңелле стартлар һәр ике командадан да җиңүчеләрне билгеләргә мөмкинлек бирде. Финалга Салихҗановлар һәм Хөсәеновлар гаиләләре чыкты. Әлеге командалар өчен ярышлар әле төгәлләнмәде, хәзер инде чын спорт гаиләсе булуыңны раслау өчен тагын да тырышырга туры киләчәк, һәр командага да уңышлар теләп калабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


спорт гаиләсе

Нет комментариев