Балтачта баскетбол буенча район беренчелеге узды (+фото)
Спорт

Балтачта баскетбол буенча район беренчелеге узды (+фото)

"Балтач" спорткомплексында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.

Ярышларда 9 команда катнашты. Барлыгы 138 спортчы үзара көч сынашты.

Егетләр арасында: беренчелекне Норма спортчылары яулады. Икенче урында – Урта Көшкәт урта мәктәбе, 3 урында -Балтач урта мәктәбе баскетболчылары. Иң яхшы уенчы булып Норма мәктәбеннән Гатауллин Ислам танылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


баскетбол

Нет комментариев