Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта үткән бокс ярышлырының җиңүчеләре

Районда бокс секциясенең тәүге карлыгачларының инде күбесе югары уку йортларында белем ала. Состав гел яңарып тора. Бокс белән шөгыльләнеп зур чыныгу алганнар дусларын да үзләре янына дәшә.

Тренерлар Фаил Фәсыйхов, Рашит Тимербаев яшь боксчылар белән һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә тренеровкалар үткәрә. Тырыш хезмәт күркәм нәтиҗәләре белән сөендерә. Район, республика күләмендәге үткән ярышларда сер бирми егетләребез. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, башка район боксчылары белән очрашулар да үткәрелә. Кичә кукмаралылар белән дусларча очрашу да шул максатларда оештырылды. Бу исә көчләрне тагын бер кат барларга, башкаларның көрәш алымнарын күзәтергә, ә иң мөһиме, үз-үзеңне җиңәргә менә дигән мөмкинлек булды.
Менә алар бәйге җиңүчеләре: Рахман Газизуллин, Руслан Алексеев, Динар Сабитов, Әмир Ганиев, Кәрим Нуриев, Артем Федоров, Сәет Мөхәммәтгалиев. Алардан азга гына калышып Рамазан Газизуллин, Рөстәм Фәйзрахманов, Р. Гыйләҗетдинов, Әмир Низаметдинов, Р. Шаһимарданов, Райнур Мөхәммәдъяров, Адель Мөхәмәтгалиев икенче булды. Эмиль Һадиев белән Зөлфәт Сөнгатуллин исә бронза медаль ияләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250