Бүген Балтачыбыз күрше район газчыларын кабул итте.
Балтач, Шәмәрдән, Саба газчылары арасында узган спартакиадада волейбол, футбол буенча иң көчлеләр ачыкланды.
Волейбол буенча кызлар арасында Шәмәрдән командасы беренче булды. Саба - икенче, Балтач кызлары өченче урынга лаек булды.
Егетләр арасында Саба командасы - беренче, Шәмәрдән волейболчылары - икенче, Балтач егетләре өченче урын яулады.
Футбол буенча кемнәр җиңгән? Бу хакта алдагы сәгатьләрдә. Бездән аерылмагыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
0
0
Нет комментариев