«Сабантуй» ял паркындагы чаңгы трассасында СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскаров призына республикакүләм чаңгы ярышлары узды
Яшь буынны чаңгы спортына, физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан оештырылган ярышларда быел Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Кукмара, Яшел Үзән, Арча, Саба, Балтач, Мамадыш, Баулы районнарыннан чаңгычылар катнашты.
СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскаров призына республикакүләм чаңгы ярышлары быел өченче мәртәбә уздырылды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев