Балтачта Республика көне хөрмәтенә ат чабышлары уздырыла
28 август көнне районда, «Сабантуй» ял паркы янындагы мәйданда, Республика көне уңаеннан традицион ат чабышы ярышлары оештырыла.
"Республика көне" хөрмәтенә традицион ат спорты ярышлары уздырылачак.
28 август көнне республика көне уңаеннан ат чабышы булачак.
Теркәлү вакыты - 8.00-9.00
Ярышлар - 9.30 да башлана
Ярышлар 6 төрдә узачак:
1. Район җирлегендә тәрбияләнүче гарәп токымлы атлар – 1000м.
2. Ярымтокымлы бияләр - 1800м.
3. Ярымтокымлы айгырлар - 1800м.
4. Чиста токымлы бияләр - 1800м.
5. Чиста токымлы айгырлар - 1800м.
6. Район җирлегендә тәрбияләнүче ике яшьлек атлар - 1000м.
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев