Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Барыбызның да күңел булды... (+фото)

Районыбызда туган автобус вәзгыятен дә, барлык җирлекләргә хас булган финанс кыенлыкларын да күз алдында тотып эш итте, бу юлы Нияз Галимуллин.

Мәрхүм әтисе Рафил Шәфигулла улы истәлегенә дүртенче мәртәбә узачак ярышлар алдыннан ук телефон элемтәсенә чыгып, ярышларны уздыру буенча килеп туган проблемаларны сорашып ,аларны чишү юлын тапты. Ярышларны уздыруның барлык чыгымнарын – барлык килүчеләрнең юл чыгымнарын, барлык катнашучыларны бушлай тукландыруны, җиңүчеләрне акчалата бүләкләүләрне уз өстенә алды. Шуңадыр да, килгән барлык кунакларыбыз ярышны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп, күтәренке рух белән өйләренә таралыштылар.

Районыбызның 12 мәктәбеннән җыйналган көрәшчеләребезгә курше Саба, Теләче, Арча, Биектау, Мамадыш, Киров өлкәсе Малмыж  районнары көрәшчеләре дә килеп кушылгач, ярышларыбыз республика ярышы төсмерен алып, куңелләребезне сөендерде. Малайларыбызга да үз осталыкларын кунакларыбыз белән чарлап, көчләрен  арттырырга менә дигән  җай чыкты. Аннан көрәшебезне яңа гына  кергән кагыйдәләр белән уздыру да көрәшчеләребез өчен бик зур файда булды. Әйткәнемчә, бар да сценариядәге кебек барды. Ярышларыбызга район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировның килеп, әле генә Тәтештә икенче урынны яулап кайткан егетләребезгә махсус бүләкләр тапшырып, көрәшчеләребезгә үзенең  хәер-фатихасын бирүе, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевның , баш хөкемдар -көрәш остасы Рифкәт Хөсәенов  чыгышлары, Балтач гимназиясенең биючеләр коллективының дәртле биюләре көрәшчеләребезгә дәрт өстенә дәрт өстәде.

 Вакытсыз арабыздан киткән данлы көрәшчеләребез Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Дамир Сафиуллин, Газизҗан  Газыймов һ.б. бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң ,ярышларыбызга старт бирелде. “Балтач” универсаль спорт залында ике келәмдә,  олимпия системасы белән 11 үлчәү авырлыгында узган ярышларда, 131 көрәшче бил алышып, түбәндәгеләр җиңүче булып танылды. 32 кг.га кадәр-1.Ильяс Йосыпов 2.Ислам Йосыпов/бертуганнар, икесе дә Чепьядан Н.С./ 3.Алмаз Камалов/Нөнәгәр/.  36 кг. 1.Рамазан Корбанов/Мамадыш/ 2.Әлфис Галимов 3.Ленар Әүхәдиев/икесе дә Бөрбаштан/ 40 кг.  1.Нияз Хүлиуллин/Саба/ 2.Таһир Кәримов/Арча/ 3.Нияз Әскәров/Арбор/. 45 кг. 1.Булат Яруллин/Яңгул/ 2.Илназ Гайфетдинов/Мамадыш/ 3.Никита Чернов/Чепья/  50 кг. 1.Курбонгали Норкулов/Биектау/ 2.Кәрим Ногманов/Чепья/ 3.Рифнур Хәбибуллин/Яңгул/. 55 кг. 1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/  2. Айрат Тимербаев /Бөрбаш/ 3.Фирзәр Хәйруллин /Биектау/. 60 кг. 1.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 2.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/ 3.Фәнис Нигамадянов/Малмыж/  65 кг. 1. Булат Фәхриев/Арча/ 2.Морат Минһаҗев /Биектау/ 3.Илһам Камалиев/Теләче/.    70 кг. 1.Айзат Гәрәев/Балтач/ 2. ЭмильМавлин / Теләче/ 3.Язнур Гарипов /Смәел/ 75 кг. 1.Рәниф Нурисламов/Арча/ 2. Марсель Динмөхәммәтов/Мамадыш/  3. Рәниф Камалов/Нөнәгәр/. Авыр үлчәүдә- 1.Әлмир Мифтахов/Арча/ 2.Рөстәм Низамов/Арбор/ 3.Әлфис Гыйләҗетдинов/Салавыч/.

Районыбызда барган рейтинг нәтиҗәсендә, команда беренчелен чутлаганда курше район командалары  бу чутка кертелмәде. Шунлыктан, кубок янә Яңгулда калды. Икенче урынга Чепья, өченчегә Смәел малайлары лаек булды. Инде киләсе очрашуларыбыз ноябрь аенда Чепья җирлегендә көтелә. Биредә 2003 елгы һәм аннан соңгы елларда туган малайларыбыз “Труд” җәмгыяте призларына бил алышачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев