Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырлар онытылмый

Китап, исеменнән күренгәнчә, татар милли көрәшенә багышланган. Әлеге китап шушы исемдә 2010нчы елда басылган басманың икенчесе, ягъни дәвамы булып тора.

«Батырлар илендә» китабында соңгы елларда вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр тупланган. Нигездә, «Безнең спорт» газетасы тарафыннан бирелгән язмалар урын алган. Китапның төзүчесе Радик Сабиров, мөхәррире Равил Хәйруллин һәм ТРның Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов инициативасы белән татар көрәшен үстерүгә, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүдә республика күләмендә олы хезмәт башкарыла. Шушы рәвешле республика күләмендә танылу алган, традицион рәвештә һәр елда билгеләп үтелә торган бәйге батырларының исемнәре берсе дә онытылмый, милләтебезнең рухын саклаучы асыл ир-егетләребез, тарихка кереп кала дигән сүз. Китапта Балтачыбыз көрәшчеләренең дә исемнәре еш очрый. Мәсәлән, Арбордан А.Хәйретдинов, С.Әсхадуллин, даннары еракларга танылган бертуган Әхмәдиевлар, чын «Батыр» исеме алып арабыздан киткән Бөрбашның Ф.Шакировы, Нормабаштан яшь көрәшче И.Зарипов һәм башка ир-егетләребез хакында райондашыбыз Нурзадә Сәмигуллин, «Безнең спорт» хәбәрчеләре Юлия Билалова белән Гүзәл Шәвәлиеваның язмалары урын алган.
«Батырлар илендә» китабы келәмдә профессионал көрәшчеләргә генә урын, батырларга гына дан һәм татар көрәшенең киләчәге барлыгын дәлилләүче басма булуы белән әһәмиятле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250