Безнекеләр Сабада шахмат ярышында Балтач данын якладылар
Спорт

Безнекеләр Сабада шахмат ярышында Балтач данын якладылар

Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Миңнеханов Н.М. истәлегенә тиз шахмат буенча районара турнир булып узды

Кичә Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Миңнеханов Н.М. истәлегенә тиз шахмат буенча районара турнир булып узды. ??

Шахматчыларыбыз Хөрмәтуллин Азат - ?беренче, Шаһимәрдәнова Рамилә - ?икенче, призлы урыннарны яулап кайттылар. Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары Ландыш Гарифуллинаны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз.

 

 


шахмат

Нет комментариев