Безнекеләр Түбән Новгородтан җиңүләр белән кайтты
Спорт

Безнекеләр Түбән Новгородтан җиңүләр белән кайтты

Кул көрәштерүчеләрнең Идел буе округы беренчелеге быел Түбән Новгород шәһәрендә узды, анда Татарстан данын безнең район вәкилләре дә яклады.

Биредән дә спортчыларыбыз җиңүләр белән кайтты. Чепья мәктәбеннән Ильвина Иванова /40 кг/, Алсинә Садыйкова /55 кг/, Яңгулдан Рамил Сабиров /70 кг/, Салавычтан Айгөл Вәлиева /45кг/ округ чемпионнары булып танылса, Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова /45 кг/, Фәнзил Закиров /65 кг/, Арбордан Рәмзия Гаязетдинова /45 кг/, Чепьядан Диләрә Мортазина /50 кг/, Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова /65 кг/ икенче,Чепьядан Алина Афанасьева /40 кг/, Татьяна Арыкова /65 кг/ өченче булдылар. Салавычтан Айгөл Вәлиева хатын-кызлар арасында да көч сынашып, өченче призлы урынны яулауга иреште.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


кул көрәше

Нет комментариев